Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида Татарстан мөфтие Камил хәзрәт булып китте, ифтарда катнашты (+ фотолар)

Лениногорскиның «Ихлас» мәчетендә 29 мартта район башлыгы исеменнән ифтар үткәрелде.

Ифтарда Татарстан Мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, авыл мәчетләре имамнары, мөселман кардәшләр катнашты.

 Камил хәзрәт башта район имамнары белән очрашты, мөбарәк Рамазан ае белән тәбрикләп, үгет-нәсыйхәт сүзләрен, изге теләкләрен җиткерде.

Аннары мөфти  район башлыгы Рәгать  Хөсәенов белән күреште, төбәктәге дини вәзгыять, мәхәлләләр эшчәнлеге, якын киләчәктә тормышка ашыру ниятләнгән чаралар буенча фикер алышты.

Очрашулардан соң,  “Ихлас” мәчетендә мөфти җитәкчелегендә ахшам намазы укылды һәм район башлыгы Рәгать Хөсәенов исеменнән ифтар ашы узды. Әлеге мәҗлескә район имамнары, мөселман активы, яшьләр, иганәчеләр, шулай ук социаль чараларны җитәкләүчеләр, мохтаҗлык кичерүче кардәшләр дә чакырулы иде.

 Әйтергә кирәк, районкүләм ифтар Әлмәт, Азнакай, Мөслим мөхтәсибәтләрен, Лениногорск районы авылларыннан  20 имамны бер табынга җыйды

 

ФОтолар: https://leninogorsk.tatarstan.ru/index.htm/news/2181282.htm

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев