Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида «Терроризмга каршы бөтен ил белән” интеллектуаль уен узды (+фотолар)

Лениногорскида мәктәп укучылары, уку йортлары студентлары катнашында «Терроризмга каршы бөтен ил белән” интеллектуаль уен үткәрелде.

 Интеллектуаль уен терроризмга каршы бөтенроссия айлыгына туры китерелеп үткәрелде. Уенда барлыгы 6 команда катнашты. Болар – 10 нчы, 2нче, 8нче, 12нче лицей, 11нче гимназия һәм нефть техникумы студентлары командасы. 

Уен биш турдан торды. Беренче турда командалар: Кеше өчен нәрсә бик кадерле? Һөҗүм вакытында яраланган яисә вафат булган кешене ничек атыйлар? Террористлар транспорт чараларына, биналарга нәрсә куя? һәм башка сорауларга җавап бирсә, башка турларда ребуслар чиште, кечкенә кәгазьгә терроризмга каршы туры килгән рәсем ясады. 

Нәтиҗәдә, 12нче лицей, 11нче гимназия, 10нчы мәктәп командаларына интеллектуаль уенда катнашкан өчен дипломнар тапшырылды. 

Җиңүче командалар арасында өченче урынны - 2нче мәктәп, икенче урынны – нефть техникумы, беренче урынны 8нче мәктәп командасы яулады. 

Рамия Гарифуллина, автор фотолары 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев