Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида «Укучы балачак» фестивале узды (+фотолар)

Лениногорскиның Юрий Гагарин исемендәге балалар китапханәсе хезмәткәрләре мәктәп яны лагеренә йөрүче балалар катнашында «Укучы балачак» фестивале үткәрде.

Китапханә хезмәткәрләре 2024 ел — Татарстан Республикасында фән һәм технологияләр елы дип игълан ителү уңаеннан аны быел да матур, кызыклы һәм үзенчәлекле итеп үткәрде. Китапханә мондый фестивальне ел саен үткәрә икән. 

Фестиваль барышында балалар әкият геройлары Симка һәм робот Ти-бот белән кушылып биеде, «Укырга вакыт!» флешмобында да катнашты. 

Балалар, шулай ук, командаларга бүленеп 4 станцияне дә узарга тиеш иде. Мәсәлән, «Башыңны эшләт», «Тәҗрибәләр лабораториясе», «Вакыт, тизлек, ара», «Команда рухы». 

Мәсәлән, «Башыңны эшләт» станциясендә балалар төрле тест һәм мондый сорауларга җавап бирсә, «Тәҗрибә лабораториясе» станциясендә тәҗрибәләр ясады. Мәсәлән, аш серкәсе белән сода ярдәмендә шар өрде, ракета очырды. Алар өчен иң кызыгы фестивальнең шул өлеше булгандыр, мөгаен. Бу хакта 10нчы мәктәптән Диана Заббарова уртаклашып: «Фестиваль миңа бик ошады. Төрле уеннар уйнадык, командага бүленеп ярыштык. Иң кызыгы — аш серкәсе һәм сода белән опыт үткәрү иде. Өйдә мондый опыт үткәреп булмый, әниләр ырыша», -ди  ул. 

Балалар иҗат йортыннан килгән хезмәткәрләр аларга лего конструкторыннан ясалган роботлар тәкъдим итте. 

 

 

8нче мәктәпнең 2нче сыйныф укучысы Мали Бикташевка мәсәлән, конструкторлардан ясалган фил ошаган. Үзенең дә ясап карыйсы килү теләге барлыкка килгән. "Конструктордан ясалган фил бик шәп, телефон аркылы җитәкләп тә була. Ничек ясаганнардыр? Минем дә моны үз күзләрем белән күрәсем килә. Фестивальнең үзенә килгәндә, уеннар ошады. Карандаш тотып уйнау, карышкыр (гусеница) кебек йөрү, командаларга бүленеп ярышу. Мәктәп яны лагерына йөрүем әйбәт булды, күңелле уза",- дип уртаклаша. 

"Фестиваль балаларда техник иҗатка зур кызыксыну уятты, тәкъдим ителгән биремнәрне дә мавыгып үтәделәр, уеннарда да бик теләп катнаштылар. Бик актив һәм кызыксынучан балалар килгән иде безгә",- ди әлеге фестивальне оештыручы китапханә хезмәткәре Динара Рассказова.

Рамия Гарифуллина, автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев