Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида Укытучылар көне уңаеннан бәйрәм узды (+фотолар)

Лениногорск Мәдәният сараенда якынлашып килүче Укытучылар көне уңаеннан бәйрәм чарасы үткәрелде.

Анда үз гомерләрен балалар укытуга, тәрбияләүгә багышлаган 100гә якын укытучы килгән иде. 

Аларны район башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Марат Гирфанов котлап:

"Хөрмәтле укытучылар, сезне чын күңелдән Укытучылар көне белән тәрбик итәм. Бүгенге көндә Лениногорск шәһәрендә 12 меңгә якын укучы исәпләнә. Аларга меңгә якын укытучы белем бирә. Укытучы — хөрмәткә лаек һөнәр. Шуңа да, әлеге һөнәр ияләренә эшләрендә уңышлар, сабырлык телим",-диде.

Шулай ук, залда утыручы укытучыларыбызга Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Илсур Хадиуллинның да котлавын сәхнәдә куелган экран аша күрсәттеләр. Ул да укытучыларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлап, матур теләкләрен җиткерде. 

"Әлеге бәйрәм башка бәйрәмнәр арасында аерым бер урын алып тора. Әти-әниләр үзләренең газиз балаларын нәкъ менә мөгаллимнәргә ышанып тапшыра. Ә илебезнең киләчәге — уку йортларында белем һәм тәрбия алучы яшь буында«,-дип әйтте ул. 

 Укытучылар көнендә залда утыручы педагоглар игътибарсыз калмады. Аларга чәчәк бәйләме, күкрәк билгеләре, истәлекле бүләкләр, Мактау грамоталары тапшырылды. Мәсәлән, 5нче, 6нчы, 2нче, 10нчы, 7нче, 12нче лицей укытучылары күпьеллык намуслы хезмәте, үсеп килүче буынны укытуда һәм тәрбияләүдә югары казанышлары өчен Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгының «Мәгариф отличнигы» билгесе белән бүләкләнделәр. 

Шулай ук, 14нче, 30нчы, 32нче балалар бакчасында, 14нче, 2нче, 1нче, 11нче гимназия укытучыларына «Мәгариф өлкәсендәге казанышлары өчен» күкрәк билгесе бирелде. 

Укытучыларны хөрмәтләү барышында, шулай ук районның башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлнара Вагизова, Мәгариф идарәсе җитәкчесе Вагиз Сәмигуллин да аларга котлау сүзләре әйтте. 

Укытучылар арасында күкрәк билгесе алган 11нче гимназиянең өстәмә белем бирү укытучысы Фәридә Әхмәтшинадан һөнәре турында сораштык. 

"11нче гимназиядә эшләвемә 30 ел. Эш стажым 44 ел. Укучылар белән җырлыйбыз, биибез, театр уйныйбыз. Бәйрәм уңаеннан, үз эшемә тугры булганым өчен күкрәк билгесе дә бирделәр. Минем өчен бу бик зур бүләк. Аңа мин чын-чынлап лаек, дип уйлыйм. Чөнки укучылар белән бөтен күңелемне биреп эшлим. Шәһәрдә һәм районара, республикада узган төрле чараларда катнашырга, җиңүләр яуларга тырышабыз. Күпсанлы медаль, грамота, диплом иясе без. 11нче гимназиядә бергә эшләүче хезмәттәшләремне, барлык укытучыларны да чын күңелдән бәйрәм белән котлыйм. Барчасына да сәламәтлек телим. Укучылар — акыллы, әти-әниләр — аңлый белүче булсын«,-диде ул. 

Түбән Чыршылы мәктәбе директоры һәм башлангыч сыйныфларда татар теле укытучысы Гөлия Камил кызы Вафинага «Мәгариф өлкәсендәге казанышлары өчен» күкрәк билгесе бирелде. Укытучы һөнәре турында ул:

"Мин Түбән Чыршылы мәктәбендә 30 ел эшлим. Шуның 5 елы — директор булып. Үз эшемне бик яратам. Күкрәк билгесе алуыма да бик куандым. Бәйрәм уңаеннан, барлык укытучыларны бәйрәм белән котлыйм. Барчасына да сәламәтлек, бәхет телим",-ди ул. 

Мәктәп директоры да булгач, аны бүгенге көндә бер нәрсә борчуы — авылларда бала әз булуы. Түбән Чыршылы мәктәбендә бүгенге көндә барлыгы 23 бала укый икән.

Лениногорск шәһәре һәм районында әти-әниләре укытучы булып эшләүче күп балалы гаиләләр дә бар. Аларның барысын да сәхнәгә чакырып, бүләкләделәр бу көнне. Кайбер гаиләдә 10га якын бала тәрбияләнә. 

 Укытучылар көне бүләкләү мизгелләренә бай булуы, шәһәребезнең үзешчән артистлары һәм Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе солисты Алмаз Хөсәеновның моңлы җырлавы белән истә калды.

Рамия Гарифуллина, автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев