Лениногорскида ун ай эчендә ВИЧ-инфекция белән яңа 21 кеше исәпкә куелган
Кайбер кешеләр бик шикләнүчән була, ВИЧ-инфекцияле кеше йөткерсә, төчкерсә, чир йога, дип уйлый.
Барлыгы ВИЧ-инфекцияле лениногорскилылар саны 1187 кеше тәшкил итә. Әлеге саннарны “Гигиена һәм эпидемиология үзәге”нең Лениногорск бүлеге табибы Рамилә Мөхәммәдиева китерә.
«Барлык ВИЧ-инфекцияле 1187 кешенең 999ы – шәһәрнекеләр, 188е – авылныкылар. 1187 кешенең 432се – эшли торган халык, 706сы – беркайда да эшләми, 28 кеше – пенсионер, бер – студент, 17 яшькә кадәрге – 20 бала да бар әле», - ди Рамилә Мөхәммәдиева.
Әлеге саннарга өстәп, тагын да яманрагы: шушы ун ай эчендә яңа теркәлүчеләр арасында бер хатын-кызның үлеме дә бар.
Табиб китергән саннарга күз салсак, эшкә сәләтле, яшь кешеләр арасында ВИЧ-инфекция йоктыру очраклары күп, әйтик, ВИЧ-инфекцияле 463 кешенең яше – уртача 20-29 яшь, 371 кешенең яше – 30-39 яшь. Ә менә 40-49 яшьлекләр арасында 191 кеше исәптә тора.
Барлык ВИЧ-инфекцияле 1187 кешенең 720се – ир-егетләр, 467се – хатын-кызлар. «Кайберәүләр вакытында дәваланмый, чирен яшереп килә. Вакытында дәваланмау аркасында, авыру көчәя, иммунитет төшә, организмның вируслар белән көрәшү көче кими», - ди Рамилә Мөхәммәдиева.
Шәһәр һәм райондагы 1187 кеше ВИЧ-инфекцияне күбесе җенси юл белән йоктырган, андыйлар 672 кеше, шулай ук наркотикларны вена аша керткән очракта зарарланучылар бар, андыйлар – 450.
Лениногорск үзәк район хастаханәсе матбугат хезмәте китергән мәгълүматлар: бүгенге көндә 437 кеше ВИЧ терпия кабул итә. 60тан артык кеше терапиядән баш тарткан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев