Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида үткән Ишегалды бәйрәмендә юбилярларны хөрмәтләделәр (+фотолар)

Лениногорскида август ае җитү белән Ишегалды бәйрәмнәре уздыру традициягә кереп китте.

Аны иң беренчеләрдән булып 10нчы территориаль-җәмәгатьчелек үзидарәсе белән берлектә «Арго» торак-коммуналь хуҗалыгы үткәрде. 

Ишегалды бәйрәме әле яңа гына асфальт түшәлеп, балалар өчен барлыкка килгән мәйданчык янәшәсендә, ягъни Җиңүнең 50 еллыгы урамы 18нче йорт ишегалдында узды. 

Килгән барча халыкны «Арго» торак-коммуналь хуҗалыгы җитәкчесе Рамил Әсәдуллин сәламләп, бүгенге көндә торак-коммуналь хуҗалыгына караган йортларда нинди эшләр башкарыла, шул хакта әйтеп үтте. 

 

«Лениногорск шәһәренә 2000 елда килгәннән бирле торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә хезмәт куям. Төрле программалар, мәсәлән, капиталь ремонт, төзекләндерү эшләре ярдәмендә бүгенге көндә күпме йорт сафта тора. Кайсы йортта нинди башкарыласы эшләр бар, барысын да башкарып киләбез. Күпчелек ишегаллары турында шикаятьләр.  Әлеге йортның ишегалдында да асфальт җәелде, балалар өчен нинди матур мәйданчык пәйда булды. Хатын-кызларыбызның да тырышлыгын әйтеп узасым килә. Кайсы ишегалды тирәсен генә алма, җәй көне күз явын алырлык чәчкәдә утыра. Олы яшьтә булсалар да чүбен утап, сулар сибеп, карап торалар. Шул уңайдан, киләсе 2025 елга «Иң матур чәчәкләр клумбасы» конкурсы игълан итәм. Бүләкләр дә булачак",- диде ул. 

Бәйрәмгә шушы йортта яшәүче юбилярлар да килгән иде. Гөлия һәм Тәбрис Давлетшиннар 27 сентябрьдә алтын туйларын билгеләп үтәчәк икән. Гөлия Мөдәрис кызына чәчәк бәйләме белән истәлекле бүләк, Тәбрис Сабир улына Рәхмәт хаты тапшырылды. 

Бәйрәм уңаеннан ишегалларын карап, тәрбияләп торган хатын-кызларга, мәсәлән, Наталья Милая, Надежда Данилова, Сания Петрова, Лидия Нестерова, Римма Малышева, Любовь Мальковская, Ирина Разубаева, Юлия Конева, Лидия Ермолаева, Надежда Семенова, Надежда Носова, Валентина Кондратьева, Раушания Кадырова, Розалия Латыпова һәм башкаларга Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Ел да, ишегалды бәйрәмнәрендә беренче сыйныфка баручы укучыларны да игътибарсыз калдырмыйлар. Бәйрәм уңаеннан Азалия Йосыпова белән Дмитрий Казаковка канцелярия товарлары тутырылган букчалар бирелде. 

Бәйрәм җыр-моң белән үрелеп барды. Шәһәребезнең үзешчән артистлары халыкка матур җырларын бүләк итте. Балалар да тәмле мамык белән сыйланды. Киләсе ишегалды бәйрәмнәре дә шундый истә калырлык итеп узар, дип ышанасы килә.

Рамия Гарифуллина, Лениногорск мэриясе фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев