Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида узган ел диспансеризация вакытында 23 кешедә онкологик авырулар ачыкланган

Узган елда 23 мең 390 лениногорскилы сәламәтлегенә битарафлык күрсәтмичә, диспансеризация үткән.

Бу хакта Лениногорск үзәк хастаханәсе хәбәр итә.

“Сәламәтлек саклау” илкүләм проекты буенча үткәрелә торган диспансеризацияне һәркем үтә ала, тикшеренүләр бушлай. 2023 елда 21 меңнән артыграк лениногорскилы диспансеризация үткән булса, күргәнегезчә, 2024 елда бу сан артыграк, димәк, диспансеризациянең мөһимлеген аңлый башлаганнар.

Лениногорск үзәк район хастаханәсе матбугат хезмәте мәгълүматларына караганда, узган ел диспансеризация үткән 23 меңнән артык халыкның 553сендә  авырулар беренче тапкыр ачыкланган. Шул исәптән 23 кешедә яман шеш авыруы тәүге мәртәбә расланган, шулардан 12 лениногорскилыда – күкрәк бизе яман шеше, 10 кешедә – эчәклек шеше, бер кешедә – простата бизе рагы. 

Шулай ук 122 кешедә кан әйләнеше системасы авыруы беренче мәртәбә ачыклана, 22 очракта – ашказаны органы авырулары, 21 – кан авырулары, 13 очрак – шикәр диабеты, 2 – глаукома.

2025 елда профилактик медицина тикшерүен 2007 елда һәм аннан алда туган гражданнар уза ала. Диспансеризация 18 яшьтән 39 яшькә кадәр 3 елга 1 тапкыр, 40 яшьтән соң  ел саен үткәрелә.

Диспансеризация вакытында бушлай маммография, колоноскопия, ЭКГ ясарга, кан анализларын тапшырырга, репродуктив сәламәтлекне тикшертергә мөмкин.


Диспансеризация узу урыны.
Үзәк район хастаханәсе поликлиникасында, 203нче кабинетта. Эш көннәрендә 8.00дән 16.00 сәгатькә кадәр. Телефон: 8-85595-5-03-75

Медсанчасть поликлиникасында, 2нче катта. 2.15нче кабинетта. Эш көннәрендә 8.00дән 16.00 сәгатькә кадәр. Телефон: 8-85595-5-24-53

Авыл халкы диспансеризацияне Шөгер табиблык амбулаториясендә, Иске Куак табиблык амбулаториясендә үтә ала. Шулай ук авыл җирлекләрендәге медпунктларга да мөрәҗәгать итеп була.

чыганак: https://vk.com/crb_leninogorsk?from=groups


    

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев