Лениногорскида узган «Күрше-фест» фестиваленә юл иминлегенә багышланган агитация-пропаганда чарасы да кушылды
“Күрше-фест” фестивале “Юбилейный” паркында булды.
Республика Рәисе инициативасы белән барлыкка килгән әлеге фестиваль Лениногорскида беренче кабат кына узмый. Ул узган елдан бирле микрорайон бәйрәмнәрендә даими үткәрелеп килә. Бу күңел ачу чарасында уен формасында төрле юнәлештәге белемне арттыру өчен дә уеннар, бәйгеләр була.
Бу юлы балалар өчен юл хәрәкәте иминлеге кагыйдәләренә багышланган агитация –пропаганда чарасы булды. Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы дәүләт учрежденесенең Лениногорск профилактика бүлеге начальнигы Эльвира Кирдянова һәм Дәүләт автоинспекциясе вәкиле балалар һәм аларның ата-аналары белән профилактик әңгәмә үткәрде.
Бәйрәм кунакларына юлларда үз-үзеңне куркынычсыз тоту кагыйдәләре һәм тәүлекнең караңгы вакытында яктылыкны кире кайтара торган элементларны куллануның мөһимлеге турында искә төшерделәр.
Очрашу азагында катнашучыларга яшь җәяүлеләр юлын куркынычсызрак итү өчен тематик белешмәләр һәм яктылыкны кире кайтара торган элементлар тапшырылды.
Фото ДАИ бүлегеннән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев