Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

11нче гимназиядә Халыкара туган тел көне уңаеннан бәйге узды (+фотолар)

Лениногорскиның 11 нче гимназиясендә башлангыч сыйныфлар арасында Халыкара туган тел көне уңаеннан нәфис сүз остасы бәйгесе үткәрелде.

Бәйгедә татар һәм рус телләрендә, төрле авторларның шигырьләре яңгырады. Барлык балалар да шигырьне сәнгатьле итеп сөйләде. Араларында сәхнәгә беренче тапкыр аяк баскан укучылар да бар иде.

Бәйге булгач, әлбәттә, җиңүчесе дә булырга тиеш. «Иң оста шигырь сөйләүче», беренче урынны яулаучы кызларыбыз 1"А" сыйныфыннан Зәринә Шәрәфетдиннова, 2"А" сыйныфыннан Азалия Сәгъдиева, 2 «Б» сыйныфыннан Ильвина Закирова булса, егетләребез арасында беренче урынны, 2 «В» сыйныфыннан Ярослав Сенюшин, 3"А" сыйныфыннан Әмир Рәхимов, 4 «А» сыйныфыннан Камил Гарифуллин яулады. 

Шулай ук, 2нче, 3 нче урыннар да бирелде. Бәйрәм ахырында «Туган тел» җырын башкардылар. Бәйрәмдә катнашкан һәр бала Диплом белән бүләкләнде. Кыскасы, бәйрәм күңелле үтте, дип хәбәр итә 11 нче гимназиянең башлангыч сыйныф укытучысы Венера Галимова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев