Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида Халыклар бердәмлеге көне узды (+фото һәм видео)

Лениногорск Мәдәният сараенда Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан бәйрәм чарасы оештырылды.

Алып баручылар әйтеп узганча, Лениногорск шәһәрендә төрле милләт халыклары — рус, татар, чуваш, мордва, керәшен, әзербайҗан, үзбәк һәм башка халыклар дус-тату яши. Төрле телләрдә сөйләшсәләр дә, аларны туган илебезгә булган мәхәббәт хисе берләштерә. Халыклар бердәмлеге көнен без дәүләт, ил күләмендә зурлап, олылап билгеләп үтәбез. 

Шәһәребезнең үзешчән артистлары килгән халыкка матур җырларын, үзенчәлекле биюләрен бүләк итте. Мәсәлән, «Изюминка» бию төркеме «Ромашки», «Озера синие», «Матуршка земля» җырларына биюләр башкарды. 

 

«Желаем счастья», «Шура хуран», «Сүнмәс ялкын» ансамбльләре, шулай ук, моңлы тавышлы җырчыларыбызның берсе — Розалия Зыятдинова җыр башкардылар. Геннадий Садовников белән Илдус Әхмәтҗанов татар җырларыннан поппури ясап, берсе гармунда, икенчесе курайда уйнады. 

Килгән халыкны, шулай ук, Бөтендөнья татар конгрессының Лениногорск җирле оешмасы җитәкчесе Ләйсән Рахманова-Шәмсуарова да котлап, әлеге җирле оешманың татар халкының мәдәниятен үстерүгә, телен өйрәнүгә, кызыксынуны арттыру, гореф-гадәтләрне, милли йолаларны саклау, киләчәк буынга тапшыру юнәлешендә тыгыз эшчәнлек алып буруы турында әйтеп узды. Таһир Шәмсуаров сүзләренә язылган, Людмила Аланлы көенә иҗат ителгән «Кояшлы Татарстан» җырын да җырлады. 

Ш. Бикчурин исемендәге «Чишмә» иҗат берләшмәсе әгъзасы, «Ак калфак» оешмасы вәкиле, 11нче гимназиянең өстәмә белем бирү педагогы, шагыйрә Фәридә Әхмәтшина үзе иҗат иткән «Минем бергенәм» шигырен укыды. Ул туган илгә тугрылык һәм мәхәббәт, Ватан өчен горурлык хисе тою турында иде. 

Шулай ук, «Дуслык күпере» муниципаль конкурсы җиңүчеләре София Корытина белән Есения Кондратьева, мәсәлән, чуваш телендә шигырь сөйләделәр. 

Бәйрәм күңелле  булды. Соңыннан, «Ак калфак» оешмасы хатын-кызлары пешереп килгән кабак коймагыннан, кош теле, кара карлыган пирогыннан сыйланды барча халык. Истәлеккә фотога да төште. 

Рамия Гарифуллина, автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев