Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида Халыклар Бердәмлеге көне узды (+фотолар)

Лениногорскиның «Юбилейный» паркында Халыклар Бердәмлеге көне уңаеннан бәйрәм чарасы узды.

Анда шәһәребезнең үзешчән артистлары, Яшьләр үзәгеннән Беренчеләр хәрәкәте, "Логос" балаларга һәм яшүсмерләргә психологик һәм педагогик ярдәм күрсәтү үзәге волонтерлары катнашты. Шулай ук, олы яшьтәге абый-апалар, балалар күп иде. Бәйрәм үзешчән сәнгать артистлары чыгышы белән үрелеп барды. 

Шәһәр башлыгы урынбасары Сергей Тимаков барчасын да бәйрәм белән котлады һәм "Безнең ил халкы белән көчле, чөнки без бердәм халык. Илдә шундый вакыйгалар барганда нык һәм тату булыйк, бер-беребезгә ярдәм итеп, дус булып яшик", диде. 

Бәйрәм жыр-моңга бай булды. "Россиянка", Любовь Садыкова, "Сүнмәс ялкын" һәм башкалар килгән халыкка жыр-моң бүләк итте. Халык биеде, жырлады, тәмле пловтан авыз итте бу көнне. 

Рамия Гарифуллина 

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев