Лениногорскида хокук сакчылары кыргый наркотиклы үсемлекне юк иткәннәр
Лениногорскида хокук сакчылары “Мәк-2026” оператив-профилактика чарасы барышында кыргый киндер үсә торган урынга тап булганнар.
Әлеге үләннәр Подлесный поселогында дуңгызчылык комплексы территориясендә үсә торган булган. Табылган үләннәрнең биеклеге 160 сантиметрга җиткән. Полиция көче белән шушы араларда наркотиклы үсемлекнең 10 куагы юк ителгән.
Полиция хезмәткәрләре искә төшерә: җир биләүчеләр һәм җирдән файдаланучылар наркотиклы кыргый үсемлекләрне юк итү буенча чаралар күрергә тиеш. Бу бурычны үтәмәгән өчен РФ административ хокук бозулар кодексының 10.5 маддәсе буенча административ җаваплылык каралган: гражданнар өчен 3000 сумнан 4000 сумга кадәр штраф.
РФ Җинаять кодексының 231 маддәсе буенча зур күләмдә законсыз культивацияләү өченҗ инаять җаваплылыгы башлана.
- 300 000 сумга кадәр штраф
- 480 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләр
- ирекне 2 елга кадәр чикләү
- 2 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү
Гражданнардан наркотиклы үсемлекләрнең шикле урыннары турында дежур частька хәбәр итүләрен сорыйлар.
Тел.: +7 855 952-72-20
фото: эчке эшләр бүлегеннән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев