Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида җылылык челтәрендә авария килеп чыкты

Шәһәрдә җылылыкка барлык социаль объектлар тоташтырылган.

Җылылык 354 күпфатирлы йортларга җибәрелгән. Бу хакта Лениногорск җылылык челтәре җитәкчесе Айдар Хисмәтуллин атналык дүшәмбе планеркасында хәбәр итте.

“Май аеннан августка кадәр якынча 1, 9 млн сумлык ремонт эшләре башкардык. Кыш өчен 73 котельный әзерләдек, аларга, шулай ук насослар, электр двигательләре һәм фильтрларга капиталь ремонт ясалды”, - диде ул. 

Шулай булуга карамастан, җылылык котельныйларын эшләтеп җибәргәч, җылылык челтәрләрендә 6 авария килеп чыга. Биш ноктадагы өзеклекләр бетерелә, бары бер урында гына авария буенча эшләр калган. Ленинградская урамында хәзерге вакытта җылылыкны яңадан җибәрү  өчен эшләр бара. 

“Аварияләрнең төп сәбәбе— шәһәр җылылык челтәрләренең 70 проценты нык тузган хәлдә. Аларның хәле елдан-ел катлаулана бара. Без даими рәвештә нәтиҗәләрне бетерәбез, әмма бу тикшерү белән көрәш кенә. 50 км чамасы челтәр алыштыру таләп ителә. Бу хәл ителергә тиешле иң мөһим бурыч", - диде Айдар Хисмәтуллин.

Бүгенге көндә салкын фатирларда өшеп утырган кешеләргә сабыр булырга киңәш итә Лениногорск районы башлыгы Марат Гирфанов. Ситуация аның контролендә тора.  Торбаларны ремонтлап кына булмый, аларны алмаштыру таләп ителә, моңа бераз вакыт китәчәк, дип язган ул Телеграм-каналында.

Авария булган участок:
· Пр. 50 лет Победы: д. 9, 9а, 11, 13
· Ул. Куйбышева: д. 23, 24, 26, 30, 32, 33, 35, 38
· Пр. Ленина: д. 9, 11, 17
· Ул. Гагарина: д. 16, 36
· Ул. Ленинградская: д. 35, 39, 10а
· Ул. Краснокамская: д. 3, 5
Шулай ук 3нче балалар бакчасы да җылылык булмаган участокка керә.

 

 

 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев