Лениногорск яңалыклары

"Заман сулышы" газетасы - Лениногорск районы

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскидагы хатын балалары белән урманда шалашта яшәгән

Лениногорскида ана кеше ике улын урманга алып китә, гаилә 2 атна биредә яши.

 

Малайларның берсе качып китмәгән һәм әлеге хәл турында сөйләмәгән булса, бу вакыйганың ни белән тәмамлавын күз алдына китерүе дә кыен. Бу вакыйга буенча хәзер җинаять эше кузгатылды.

 

Хатын-кыз үзенең балаларын Лениногорскидан Алешкино авылына алып чыгып китә, ә аннары аларның юлы тагын 3 чакрым урман эченә, Кислица елгасы ярына чаклы дәвам итә. Биредә ана балалар белән бергә ботаклардан чатыр корып җибәрәләр. Хатын өеннән чыкканда, сумкасына бер буханка икмәк һәм берничә суган сала. Бу запас беткәч, ана кеше иртәнге, төшке һәм кичке аш вакытында балаларны яфраклар белән туендыра. Өлкән улы мондый шартларга түзмичә, качып китә.

Бәхеткә, урманда бала шунда эшләүче нефтьчеләргә тап була, аларга хәлне сөйләп биргәч, бирегә полиция чакыртыла.

- Балалар Лениногорск үзәк район хастаханәсенә талчыгу, ябыгу диагнозлары белән дәвалану өчен салынган иде, алар хәзер стационардан чыгарылды һәм туган әтиләре кулына опекага тапшырылды, Ата-ана хокукларыннан мәхрүм итү турындагы мәсьәлә хәл ителә, - диделәр  Татарстан Республикасы прокуратурасында.

 Балалар әбиләрендә, ә хатын-кызга читкә китмәве турында язу бирелгән.

Балигъ булмаган балаларны җәзалау һәм ата-ана бурычларын тиешенчә үтәмәү маддәләре буенча җинаять эше кузгатылган.

- Килеп чыккан хәлнең барлык шартларын билгеләүгә юнәлдерелгән тикшерү гамәлләре үткәрелә. Хатын-кызга карата кирәкле экспертизалар билгеләү мәсьәләсе хәл ителә. Җинаять эшен тикшерү дәвам итә. Өстәвенә, шуны да билгеләп үтәргә кирәк, балаларны урманга алып чыгып яшәү белән бәйле вакыйга узган ел Краснодар краенда булган инде, - диделәр Россия Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча Тикшерү идарәсендә.

Хатын-кызның әлеге гамәлләре, шул рәвешле үз-үзен тотышының сәбәпләре дә билгеле түгел.

 

 ТР Прокуратурасы балалары белән бергә урманда шалашта яшәгән хатын-кыз турындагы мәгълүматны тикшерә. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР Прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.

http://shahrikazan.ru

https://tatar-inform.tatar

 

Фото: http://pixabay.com

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев