Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскилы 30 мең сум штраф түләргә мәҗбүр

Лениногорскилы исерек килеш руль артында йөргән өчен җәзага тартылган.

Суд материалларыннан күренгәнчә, 46 яшьлек лениногорскилыны узган елның декабрь ахырында чит ил машинасы руле артында исерек килеш юл-патруль хезмәте хезмәткәрләре тоткарлый. Машинада 3 яшьлек бала да була. 

Ир-ат медицина тикшерүен узудан баш тарта, шуннан соң транспорт чарасы белән идарә итүдән читләштерелә, автомобиль штраф стоянкага озатыла.

Судта ир-ат үз гаебен таный. Судья хокук бозучыны гаепле дип таба һәм 30 мең сум күләмендә административ штраф билгели. Бер ел ярымга машина йөртү таныклыгыннан да мәхрүм кала. 60 көн эчендә хокук бозучы штраф түләргә, бер ай эчендә машина йөртү таныклыгын Лениногорск ЮХИДИ бүлегенә тапшырырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев