Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскилы - 75 мең сумсыз, тәгәрмәчләре кышкы резинасыз калган

Мошенниклар ятьмәсе

Лениногорскида яшәүче хатын-кыз, арзанрак бәягә машина тәгәрмәчләренә кышкы резина  алам дип, мошенниклар тозагына эләккән.

Ниятен тормышка ашыру өчен ул интернет сайтларын караштырып, шактый зур ташламалар белән сату турында белдерүгә тап булган. Игълан бирүчеләр, автомобиль кирәк-яраклары сатып алу белән кызыксынучыларга, шәхси хәбәр аша мөрәҗәгать итәргә кушканнар.

Хатын-кыз озакка сузмыйча, үзенең  сатып алырга теләге барлыгын белдереп, смс хәбәр җибәргән. Аңа җавап итеп электрон почтасына, интернет аша тәкъдим ителгән һәм алдан бәясен дә түләп куярга мөмкин булган товарлар сайтына сылтама килгән. Лениногорскилы ханым  үзенә киләчәк товар өчен шунда ук 75 мең сум акча күчереп тә куйган.

Күчерүен-күчергән, әмма аларның бернинди дә реквизиты күрсәтелмәгән банк картасына киткәнлеген күреп алган, тик акчаларны инде кире кайтару мөмкин булмаган. Үзенең мошенниклар хәйләсенә эләгүен аңлаган ханым,  кичекмәстән полиция бүлегенә мөрәҗәгать иткән.

Әлеге факт буенча РФ Җинаять кодексының  159 нчы маддәсендәге  2 нче өлешендә каралган- мошенниклык билгеләре буенча җинаять эше кузгатылды.

Лениногорск Эчке эшләр бүлеге, интернет аша сату-алу иткәндә уяу һәм  игътибарлы булырга өнди.

Шулай ук, сатып алучылар яки тәэмин итүчеләр турындагы мәгълүматны, мөмкин булгача  җентекләп тикшерергә, алар турында башкаларның фикерләрен табарга тырышырга кирәк. 

Интернет аша сату турында белдерү биргән сайт бер генә көнлек ялган сайт булмаса, аның  турында, һичшиксез, фикерләр була. 

Әгәр дә сез җинаятьчеләр корбаны булгансыз  икән, шунда ук полициягә, “02” телефоны буенча хәбәр итегез.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев