Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскилы алимент түләмәгән өчен 80 сәгать эшләргә тиеш булачак

28 яшьлек ир икенче тапкыр өйләнә, яңа гаиләдә 3 яшьлек баласы үсә.

Беренче хатыныннан булган 2016 елгы улына алимент түләүдән туктый.

Элеккеге тормыш иптәше судка бурычның суммасы 100 мең сумнан артып киткәч кенә мөрәҗәгать итә.

Ир судта гаебен таный һәм эшендә хезмәт хакын түләүне тоткарлауларын белдерә, шуңа күрә алиментны озак вакыт түләмәгәнен әйтә.

Ул бурычын тиздән түләячәген вәгъдә иткән. Суд аны гаепле дип таба һәм мәҗбүри эш рәвешендә 80 сәгатьлек җәза билгели.

Безнең Телеграм-каналга https://t.me/zaman_sulyshy кушылыгыз. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X