Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскилы Багаутдиновлар йортында - ел символы һәм Кыш бабай белән Кар кызы

Лениногорскида яшәүче Сәрия һәм Хәлил Багаутдиновлар йорты ишегалдына ел саен кардан фигуралар барлыкка килә.



Быел менә ел символы – куянны ясап куйганнар. Әлбәттә, Кыш бабай белән Кар кызыннан башка Куянга үзенә генә күңелсез булыр иде. Әлеге фигуралар да биредә урын алган.

Моннан алдагы елларда да аларның йортына ел символлары – үгез, күсе “кунак булып киткән”, узган ел шулай ук матур итеп юлбарыс сынын ясап, 2022 елны каршы алганнар.

Кичке якта исә әлеге фигуралар янындагы гирляндалар төсле утлар белән балкып утыра.

-    Ирем Хәлил белән бергә фигураларны ясыйбыз. Бу кадәр каршы ташып бетерә дә алмаган булыр идем, әле ярый Хәлилем бар, булыша. Быел бит башта кар яумыйча торды, зур фигуралар ясап булмастыр дип уйлаган идек. Декабрьнең 20еләре тирәсендә кар яхшы яуды. Кар соңрак яугач, безнең фигуралар ясау эше соңлады. Узган ел декабрь уртасында юлбарыс фигурасы әзер иде инде, - дип сөйли хуҗабикә Сәрия Багаутдинова.

Шулай ук өйләрен дә гирляндалар, төсле утлар белән бизиләр. Чыршы да бизәлеп, өйгә бәйрәм кәефе керткән.
Элекке елларда сызым эше белән шөгыльләнгән алар, шуңа күрәдер, фигуралары да тигез, туры килеп чыккан.
Багаутдиновлар гаиләсе озак еллар Себер якларында яшәгәннәр. Аннан Лениногорскига кайтып төпләнгәннәр. Хәзер икәү генә яшиләр. Йортлары да табигатьнең матур урынында, урман янында урнашкан.

-    Яңа 2023 ел бары исәнлек, тынычлык алып килсен. Шатлык –куанычлар күп булсын, - ди Сәрия ханым.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев