Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскилы электр счетчигын алыштырырга уйлап акчасыз калган

Лениногорскилыларны мошенниклар төрле юл белән алдап кына тора. Бу юлы 74 яшьлек хатын-кызны электр счетчигын алыштыру буенча шалтыратып алдаганнар.

Лениногорск Эчке эшләр бүлегенә 1950нче елгы хатын-кыз мөрәҗәгать итә. Гаризадан күренгәнчә, аның телефон номерына таныш булган номер шалтырата. Трубканың икенче ягында булган кеше үзен «Энергосбыт» хезмәткәре дип таныштыра. Сөйләшә торгач, ул 74 яшьлек хатын-кызның электр счетчигын куллану буенча килешүнең вакыты чыга, яңа счетчик  куярга кирәклеге турында әйтә. Билгеле инде, хатын-кыз аның сүзләренә ышана.

«Мошенник» аның телефонына сылтама (ссылка) күрсәтелгән смс-хәбәр җибәрә, хатын-кыз ссылка буенча яңа килешү белән танышыр өчен керә. Сылтама буенча кергәннән соң бераз вакыттан  банк картасыннан 45 мең сум акчасы  юкка чыга. Хатын-кыз мошенниклар корбаны булуын аңлагач, Лениногорск Эчке эшләр бүлегенә хәбәр итә. 

Лениногорск Эчке эшләр бүлеге кисәтә:

электр энергиясен исәпкә алу приборлары сафтан чыкканда, эксплуатация срогы беткәндә аны алмаштыру һәм урнаштыру кулланучы өчен бушлай. Алдана күрмәгез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев