Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскилы кэшбэк белән алданып акчасын югалткан

Лениногорск Эчке эшләр бүлегенә мошенниклар тарафыннан алданган лениногорскилылар мөрәҗәгать итеп кенә тора. Бу юлы алар кэшбэк белән алдаган.

Сатып алган товар өчен кэшбэк кайтарып булу бик популярлашып китте. Кайсы гына банкны алма, кэшбэк белән җәлеп итәләр. Мошенниклар төрле юллар белән алдаса да, кэшбэк белән алдаулары сирәк очрый.

Лениногорскида яшәүче 1977 елгы хатын-кызның телефонына билгесез номер шалтырата. Күрәмсең хатын-кыз күп әйберләр сатып алырга яраткан, кэшбэк белән кайтартырга уйлаган. Аңа шалтыратучы да аны зур суммада кэшбэк белән җәлеп иткән. Хатын-кыз ышанган, телефонына килгән парольне дә әйткән. Ләкин күпмедер вакыттан соң аның картасында булган 240 мең сум акчасы «җилгә очкан».

Лениногорскилы үзенең мошенниклар кармагына эләгүен аңлап, Эчке эшләр бүлегенә мөрәҗәгать иткән.   

Эчке эшләр бүлеге матбугат хезмәте

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев