Лениногорскилы машинасыз калган
Лениногорскилы «Газель» машинасында чит кешенең «ВАЗ» машинасын бәрдереп качкан.
Суд материалларыннан күренгәнчә, «Газель» машинасы йөртүчесе ул көнне исерек булган. Машинасында артка чигенгәндә, артта булган «ВАЗ» машинасын күрми калган ул. Машинаны бәрдергәч, тизрәк качу ягын караган. Исерек шоферны шул ук көнне тоткарлаганнар.
Судта лениногорскилы үз гаебен таныган, хөкем карарын суд тикшерүеннән башка гына чыгаруларын үтенгән. Суд аны транспорт белән идарә итү хокукыннан мәхрүм иткән һәм 300 сәгать мәҗбүри эшләргә дигән карар чыгарган. «Газель» машинасы конфискацияләнгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең МАХ-каналга кушылыгыз: https://max.ru/join/FCC6jdLcKlakggSaD114n_EtmNar4gIlWnBZvw_t_SA
Нет комментариев