Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскилы мошенниклар ятьмәсенә эләккән

Акцияләр ярдәмендә керем алырга ниятләгән лениногорскилы мошенниклар ятьмәсенә эләккән.

Угрылар аны бер миллион ярым сумга якын акчасыннан мәхрүм  калдырганнар.

Ир кеше интернет сайтында,  танылган бер  компаниянең акцияләрен сатып алу мөмкинлеге турындагы реклама  күргән. Үзендә булган акчаларын арттыра төшәргә теләп, сайтта компания исеменә  гариза калдырган. Озак та үтми аңа, үзен компаниянең менеджеры итеп таныштырган берәү шалтыраткан. Менеджер белән аралашканнан соң, финанс аналитигы шалтыраткан. Бу хезмәткәрләрнең барысы да,  эксперт буларак  ир кешедә уңай тәэсир калдырган.

Алар  лениногорскилыга ничек, кая һәм күпме инвестицияләргә  мөмкин булуы турында аңлатып сөйләп биргәннәр. Зыян күрүче шалтыратучыларга ышанып,  берничә ай дәвамында  консультантлар күрсәткән исәпкә акча күчереп барган. Ул шәхси кабинетта үз балансының күпме икәнен  күрсә дә, аннан бер тиен дә акча чыгара алмаган. Бераздан лениногорскилы мошенникларга эләгүен аңлап алган һәм  полициягә мөрәҗәгать иткән. Ялган акционерлык компаниясенә ул бер миллион ярым диярлек акча күчергән.

Әлеге мошенниклык факт буенча, РФ Җинаять кодексының 159 нчы маддәсе нигезендә  җинаять эше кузгатылган. Хәзерге вакытта полиция хезмәткәрләре  каракларның шәхесләрен ачыклауга юнәлтелгән оператив-эзләү чаралары комплексы үткәрәләр.

Лениногорск эчке эшләр бүлеге чираттагы тапкыр гражданнарны уяу булырга һәм телефон җинаятьчеләренә бирешмәскә чакыра!

Инвестицияләр өлкәсендә мошенниклык бик киң таралган. Мошенниклар танылган компанияләрнең исемнәрен кулланып, аларның ялган сайтларын булдыра. Интернет сайтлары белән эш иткәндә, аның исемен, логотибын, эчтәлеген игътибар белән карарга, шулай ук контакт мәгълүматларын тикшерергә  онытмагыз. Әгәр дә инде мошенниклар корбаны булгансыз икән, кичекмәстән “02” телефонына шалтыратыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев