Лениногорскилы мошенниклар тозагына эләккән
61 яшьлек лениногорскилы мошенниклар тозагына эләгеп 249 мең 500 сум акчасыннан «колак каккан».
Ир-атка үзен Үзәк банк хезмәткәре дип таныштырган кеше шалтырата. «Үзәк банк логотибы булганга күрә, минем шик тә тумады. Исемен Никулин Игорь Игоревич дип әйтте. Сезнең исемегезгә кредит өчен гариза бирелгән, әмма акчалар әле банкта һәм мошенниклар счетына кермәгән. Әгәр дә сез башкаларның кредитын түләргә теләмисез икән, бу кредитны үз акчаң белән ашыгыч рәвештә ябарга кирәк. Әгәр сез кредитны рәсмиләштереп акчаны куркынычсыз счетка күчерсәгез, беренче кредит юкка чыгарылачак, дип әйтте ул», — дип сөйли ир-ат Лениногорск полиция бүлегендә.
Банк хезмәткәре аңа телефонына кушымта сакларга куша һәм ир-ат белән элемтәгә керә, счетында 220 608 сум акча барлыгын әйтә. Ир-атның счетында шуның кадәр акча булган.
Ир-ат терминал ярдәмендә бөтен акчасын салдырган һәм мошенник әйткән счетка 249 500 сум күчергән.
Берникадәр вакыттан соң ир-ат үзенең мошенниклар тозагына эләгүен аңлаган һәм полициягә мөрәҗәгать иткән.
Хәзерге вакытта Россия Федерациясе Җинаять кодексының 159 маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган, оператив — тикшерү эшләре алып барыла.
Фото: Лениногорск-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев