Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскилы машиналарга хезмәт күрсәтәм дип, мошенниклык гамәле кылып йөргән

Лениногорскида яшәүче 27 яшьлек егет мошенниклык гамәле өчен 8 мең сум штрафка тартылды.

Егет бер популяр сайтта машинага бампер урнаштыру буенча хезмәтләр күрсәтүе турында игълан урнаштырган. Игъланга лениногорскилы игътибар иткән. Үзен А. дип таныштырган егетебез эшне башкарырга вәгъдә иткән һәм 4 мең сум күләмендә аванс сораган. Акчаны алгач, А. элемтәгә керүдән туктаган. 

Зыян күрүче полициягә мөрәҗәгать иткән. Хокук саклау органнары алдакчыны тапкан һәм Россия Федерациясе Җинаять кодексының 159 маддәсе буенча җинаять эше кузгаткан.

Судта гаепләнүче үз гаебен таныган, гафу үтенгән, зыян күрүчегә акчасын кайтарган. Суд аны гаепле дип тапкан һәм 8 мең сум күләмендә штраф билгеләгән.

Фото: Лениногорск-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев