Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскилы өч хатын-кыз правасыннан “колак какты”

Лениногорск суды өч хатын-кызны руль артында исерек килеш йөргән өчен машина йөртү хокукыннан мәхрүм итте.

37 яшьлек хатын-кызларның берсе 15 декабрьдә, икенчесе 17 декабрьдә, өченчесе, 29 яшьлек хатын-кыз 1 гыйнвар көнне руль артына исерткеч эчемлек эчкән килеш утыралар. Аларны полиция хезмәткәрләре тоткарлый.

Алкотестер белән тикшерү нәтиҗәсендә, аларның исерткеч эчемлек кулланганы ачыклана. Барлык хатын-кызлар да машина йөртү хокукыннан бер ел ярымга мәхрүм ителгән.

Шулай ук, алар 30 мең сум күләмендә административ штраф та түләячәк.

Дәүләт автоинспекторлары сүзләренче, Лениногорскида инде ел башыннан исерек хәлдә автомобиль белән идарә итүче 21 кеше ачыкланган.

Ильмира Гәрәева фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев