Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскилы Руслан Мифтахов: Чәчәкләр үстерү - миңа шатлык кына китерә

Лениногорскиның Мурзин урамында яшәүчеләр берләшеп, менә икенче ел рәттән урамны ямьлиләр, йорт каршындагы бакчаларны чәчәкләр патшалыгы итеп ясыйлар.

 

Барысы да лениногорскилы Руслан Мифтаховның чәчәкләр, гүзәллек яратуыннан башлана. Хәер, аның гына түгел, хатыны Эльмира да шундый, чәчкәләрдән башка яши алмый, чәчкәләр белән “җенләнгән”. Аларның икесен гүзәллек берләштерә, дияргә мөмкин. Моннан 12 ел элек чәчәкләр үстерү белән шөгыльләнә башлыйлар. Руслан Мифтахов һәр үсемлеге турында рәхәтләнеп, тәмләп, сәгатьләр буе сөйли ала.

Үсентеләрнең кайберләрен декабрь аенда, гыйнварда утыртуны башлыйлар. Чәчкәләрнең нинди төре генә юк. 4 сутый җирдә  56 төп роза балкып утыра. “Үсентеләрне теплицада үстерәбез, моннан чыгарып утыртабыз, - дип сөйли Руслан абый. – Әлеге теплица безнең чәчәкләр өчен генә кулланыла. Улым электр ярдәмендә җылыту көйләде, инфракызыл нурланыш биреп торучы лампалар куелган”, - ди.

Әгәр төнлә белән салкын булса, датчик эшли башлый һәм җылыткыч автомат рәвештә кабына. Әгәр теплица эчендә артык җылы икән, ул чакта электр приводы форточканы ача. Чәчәкләргә су сибү дә автоматлаштырылган. Кыскасы, барысы да уйлап эшләнелгән.

Хатыны Эльмира Куцуева әйтүенчә, ул балалар бакчасыннан ук чәчәкләр түтәле арасында булган. 30 ел төньякта булган, ләкин анда чәчәк үстерү белән шөгыльләнә алмаган. Бирегә кайткач, яраткан шөгыленә тотынган. “Минем туганнан туган абыем Чиләбедә питомник директоры. Ул да минем чәчәкләр яратканны белә, сортлы пион орлыгы җибәргән иде. Әнә сортлы сирень куагы да Чиләбедән кайтартылган, үсеп утыра”, - дип сөйли.

Мурзин урамында яшәүчеләр кечкенә бакчаларында, урамда матурлык тудыралар, чәчәкләр утыртуга актив кушылалар. “Менә алар шундый актив булгач, фикердәшләр табылгач, ничек итеп мондый гүзәллекне ясамыйсың, ничек итеп чәчәкләр үстермисең, ди. Миңа бу эш бары шатлык кына китерә, чәчәкләргә карап, якты хис-тойгылар уяна. Мин элек тә шундый идем, пенсиягә чыккач, буш вакыт күбәйгәч, бик теләп, яраткан эшемә тотындым”, - дип сөйли 74 яшьлек Руслан агай.

Аның  40 елга якын нефть промышленностендә эш стажы бар, “Татнефтебитум” машинист булып башлаган, аннары әкрен генә карьера буенча үскән. Аның әтисе – фронт ветераны. Лениногорск шәһәре төзелгән вакытта, ул бик күп агачлар утырткан.

 

Розалия Мостафина

Язманы тулысы белән "Заман сулышы" газетында 26 май санында укый аласыз.

Рамия Гарифуллина фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев