Районыбызның Ивановка авылы мәктәбендә 7-8нче сыйныфлар өчен агрокласс ачылды.
Бу – районда беренче проект әле. Сыйныфны булдыру буенча эшләр «АПКда кадрлар» федераль проектының «Азык-төлек иминлеген технологик тәэмин итү» илкүләм проекты кысаларында алып барылган. Әлеге инициатива һәм төп инвестор – крестьян-фермерлык хуҗалыгы җитәкчесе Самат Нәбиуллин ярдәме белән кабинетларда капиталь ремонт ясалган һәм алар югары технологияле җиһазлар белән җиһазландырылган. Хәзер укучылар өчен цифрлы лаборатория, күрсәтмә әсбаплар һәм заманча җиһазлар бар.
Моңа кадәр белемнәрен теория ягыннан ныгыткан укучылар, ниһаять, практик күнекмәләр өчен бик күп мөмкинлекләр бирүче махсус җиһазландырылган кабинетта шөгыльләнә алачак. Әлеге сыйныфның ачылышы бәйрәм төсмере алды.
Чарада район башлыгы Марат Гирфанов, КФХ җитәкчесе Самат Нәбиуллин, Ивановка авыл башлыгы Алина Бодряева, Ивановка мәктәбе коллективы: укытучылар һәм укучылар катнашты.
Проектның максаты авыл хуҗалыгында инновацион яңалыкларны кулланырга сәләтле яшь кадрлар формалаштыру, аларга һөнәри юнәлеш бирү, киләчәктә агросәнәгать комплексын белемле, заманча технологияләр белән коралланган, әзерлекле кадрлар белән тәэмин итү.
"Авыл хуҗалыгы бүген – технологик тармакларның берсе, фән алга китте. Һәм Без заман белән бергә барырга тиеш. Көчләрне берләштереп, яшь аграрийлар өчен заманча белем бирү мәйданчыгы булдырдык. Районның башка мәктәпләрендә дә агрокласслар ачарга уйлыйбыз. Бу – безнең районның агросәнәгать комплексы үсешендә мөһим баскыч, укучыларны мавыктыру һәм туган җиргә файдалы булу мөмкинлеге", - дип билгеләп үтте Лениногорск районы башлыгы Марат Гирфанов.
Ивановка мәктәбе директоры Виктория Павлова агросыйныфның мәктәптәге иң матур кабинетларның берсе икәнен билгеләп узды. “Быел Ивановка мәктәбе яңарыш кичерә, беренчедән җәй айларында мәктәптә капиталь ремонт үткәрелде. Эшләр сыйфатлы итеп башкарылды. Мәктәпнең эчке ягы танымаслык булып үзгәрде. Икенчедән, менә бүген агросыйныф ачабыз. Һөнәри юнәлеш өчен уңайлы шартлар булдырылды”, - диде Виктория Павлова.
фотолар: ЛМР сайтыннан
Нет комментариев