Лениногорскида сугышчы-интернационалистлар һәм Чернобыль АЭСындагы авария ликвидаторлары һәйкәлләре янына чәчәкләр утырттылар.
Лениногорскида Ватан сугышчылары гаиләләре комитетының Лениногорск районы буенча вәкиле Сания Арсланова һәм «Беренчеләр хәрәкәте»ндә катнашучылар белән бергә Чернобыль АЭСындагы авария ликвидаторлары һәм сугышчы-интернационалистлар һәйкәлләре янына күпьеллык чәчәкләр утырттылар.
Мәктәп укучылары өчен шулай ук зур булмаган тарихи экскурсия уздырдылар — һәйкәлләр тарихы һәм исемнәре гранитка уеп язылган якташлары турында сөйләделәр. Акция якташларыбыз истәлеген һәм тарихи мирасны саклауга багышланды.
"Беренчеләр хәрәкәте" ндә катнашучылар, тыныч һәм зәңгәр күкнең нинди бәя белән түләнгәнен чын күңелдән аңлап, эшкә зур игътибар белән карадылар. Бу патриотик акция барыбыз өчен дә, тарихи мирасны саклап калу өчен дә яхшы үрнәк булсын", - диде Сания Арсланова.
Нет комментариев