Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскилы Шутовлар гаиләсе Алтын туйларын билгеләп үтте ( ФОТОлар)

 25 октябрь көнне Лениногорск  ЗАГС бүлегендә Анатолий һәм Галина Шутовлар  Алтын туйларын билгеләп үтте.

Нәкъ  50 ел элек, 1968 елның 25 октябрендә алар үзләренең никахларын Лениногорск шәһәренең ГХАТ идарәсендә рәсми рәвештә терки. Ул көннән инде күп нәрсә үзгәргән булса да аларның бер-берсенә булган мөнәсәбәтләре һәм мәхәббәте көчен югалтмаган. Чынлап та, Шутовлар гаиләсе – үрнәк гаиләләрнең берсе булып тора. Бу олы юбилейлары белән котлап аларның балалары, оныклары һәм якын туганнары килгән иде. ГХАТ бүлеге белгечләре аларга нык сәламәтлек, озак еллар бергә бәхетле генә тормыш кичерүләрен теләде. Бүлек җитәкчесе Елена Миннигаләмова исеменнән юбилей таныклыгы тапшырылды. Матур гореф-гадәт буенча  юбилярлар почет кенәгәсенә имзаларын куйды. 

фото: Лениногорск ЗАГС бүлеге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев