Лениногорскилы хатын-кыз алимент түләмәгән өчен хөкем ителгән
Лениногорскилы хатын-кыз алимент буенча ярты миллион сумлык бурыч җыйган.
Лениногорскида яшәүче 47 яшьлек хатын-кыз 2018 елда ук административ җаваплылыкка тартыла: аны Лениногорск суды балигъ булмаган улына алимент түләргә мәҗбүр итә. Хатын-кызда аналык һәм җаваплылык хисе уянмаган, ул алимент түләмәгән, улына игътибар бирмәгән. Бүгенге көндә алиментлар буенча бурычы ярты миллион сумга җиткән.
Судта хатын-кыз гаебен таныган. Суд аңа төзәтү эшләре рәвешендә җәза билгеләгән. Җиде ай дәвамында аның хезмәт хакыннан дәүләт хисабына 5 процент күләмендә акча күчерелеп барачак.
Фото: Лениногорск-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев