Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскилы хатын-кыз фатир сатып бурычын түләгән

Лениногорскилы хатын-кыз, әҗәтен кайтарып бирерлек чамасы булмавын аңласа да, банктан кредит алган.

Беркайда да эшләмәгән, кереме булмаган кешедән бурычын түләтмәсләр дигән өмете акланмаган.

Хатын-кыз банктан 100 мең сум кредит алган. Әмма закон нигезендә рәсмиләштерелгән кредит түләүләрен кире банкка кертергә ашыкмаган. Нәтиҗәдә, аны судка биргәннәр. Бер җирдә дә эшләмәүче ханым бурычын түләүдән кача алачагына ышанган.

Бурычы турында хокук саклау органнары тарафына барып ирешүе дә, рәсми кереме булмаган хатын-кызны аерым борчуга китерми. Суд приставы аның Лениногорскида ике фатиры булуын ачыклый һәм фатирларның берсенә карата регистрацияләү эшләре буенча тыю сала.

Әлегә кадәр бурычын түләми тыныч кына яшәгән ханыма, нәкъ менә шул фатирны кичекмәстән сатарга кирәк була. Тик кредитны кайтарып бирми торып, ул бу эшне башкара алмый." Бичарадан —ни чара" дигәндәй, ханыма бурычын тулысы белән кайтарып бирергә туры килә.

Фото: Лениногорск-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев