Лениногорскилы хатын-кызга исерек ир-атка машина ышандырган өчен штраф салганнар
Лениногорскида 35 яшьлек хатын-кыз машина хуҗасы булса да, йөртү таныклыгы булмый.
Төнге берләр тирәсендә айнык булмаган танышына руль артына утырырга куша.
Аларны юл патруль хезмәте хезмәткәрләре туктата. Документларын тикшергән вакытта шоферның айнык булмавына игътибар итәләр.
Алкотестер белән тикшерү нәтиҗәсендә, аның күп күләмдә алкоголь эчемлек кулланганы ачыклана.
Судта хокук бозучы хатын-кыз үз гаебен таный. Ул 30 мең сум күләмендә административ штрафка тартыла.
Белешмә:
2023 елның июнь аенда Лениногорскида яшәүче 23 кеше машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән.
Фото: Илмира Гәрәева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев