Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскилы хатын-кызның уяу булуы аны мошенниклар корбаны булудан саклап калган

Лениногорск эчке эшләр бүлегенә 1976 елгы хатын-кыз мөрәҗәгать итә.

Аның сөйләвенчә, аңа таныш булмаган телефон номерыннан шалтыратканнар.  Шалтыратучы үзен курьер хезмәтеннәе дип таныштырган һәм хатын-кызның товарын өенә 1 сәгать эчендә китереп җиткерәчәген хәбәр иткән. Шалтыратучы хатын-кыздан заказның номерын кодын сораган, хатын-кыз аңа әйткән.

Бераздан соң тагын телефонда шалтырату. Трубканың теге очындагы шалтыратучы ир-ат үзен банк хезмәткәре дип таныштыра, хатын-кызга “Сезнең исемгә кредит рәсмиләштерелде, акчаларны саклап калыр өчен куркынычсыз исәпкә күчерергә кирәк”, дип хәбәр итә.

Бу хәбәрдән куркуга төшкән ханым барлык шартларны да үтәргә әзер була. Теге ир-ат карта буенча операцияне башкарырга әйткәч, хатын-кыз ничек эшләргә икәнен аңламадым да, бернинди операцияләр башкармадым, ди. Банк картасын да блокировкага куя. Телефоннан шалтыратсалар да алмый. 

Шуннан соң полициягә хәбәр итәргә була.

Лениногорск эчке эшләр бүлеге матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев