Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскилы үз гаражында корал ясаган, хәзер аңа карата җинаять эше кузгатылган

Шәһәрдә яшәүче 76 яшьлек пенсионер үзенең гаражында корал остаханәсе ачкан.

Өлкән яшьтәге ир-атның корал эшләре остасы булуы очраклы рәвештә генә ачыклана. Үзенең машинасында барганда аны документлар тикшерү өчен туктаталар.

Инспекторлар берьюлы машинаның багажнигын да тикшереп карарга ниятли. Багажниктан шактый гына зур чемодан тартып чыгаралар. Ә чемодан эчендә берәр кило ярым дары тутырылган алты банка, төрле калибрдагы 352 патрон һәм револьвер барабаны була.

Хокук сагында торучылар куркыныч бабайны һәм аның торагын, гаражларын тикшерегә дигән карар кабул итәләр. Ә пенсионерның гаражлары гына да өчәү булган.

Тикшерү вакытында бабайның гаражыннан 1 пистолет, 5 револьвер, 8 винтовка, 1 ау мылтыгы, 2 револьвер барабаны, төрле калибрлы 300 патрон табыла. 7 винтовка, 4 револьверны пенсионер үзе ясаган була һәм алар тулысынча яраклы, утлы кораллар булып чыга. Коралларның хуҗасы үзенең 50 ел токарь булып эшләвен, корал ясауны яраткан шөгыле булуын әйтә.

Корал эшләре остасына карата хәзер җинаять эше кузгатылган. "Җирле Калашников"ка яшәү урыныннан беркая да чыгып китмәү турында документка кул куярга туры килгән. Калганын суд хәл итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев