Лениногорскилылар, игътибар: түбәдән кар төшү куркынычы бар. Кайда мөрәҗәгать итәргә?
Һава температурасы күтәрелү сәбәпле, түбәләрдән кар төшүдән сакланыгыз!
Кышкы вакытта шәһәрдә хезмәт күрсәтүче оешмалар күпфатирлы йортларның түбәләрен кардан һәм боздан чистарту эшләрен алып баралар.
Шулай да саклык чарасын үзегезгә дә күрергә кирәк, игътибарлылык сорала.
Әгәр кызыл, сигнал ленталары һәм вакытлыча киртәләр куелган икән, димәк, ул җирдә йөрмәвегез хәерле.
Биналар яныннан узганда, асылынып торган боз сөңгеләренең булмавына инаныгыз.
Транспортны саклагыз. Автомобильләрне түбәләрдә кар җыелган биналарга якын куймаска тырышыгыз.
Әгәр дә үз йортыгыз түбәсендә куркыныч участок яки боз сөңгеләре күрсәгез, бу хакта кичекмәстән үзегезнең хезмәт күрсәтүче оешмага хәбәр итегез.
Менә Лениногорскида хезмәт күрсәтүче еошмаларның телефоннары:
«Жилсервис» - 8(85595) 4-30-89
«Наш дом» - 8(85595) 2-80 -10
«Коммунальник» - 8(85595) 5-33-50
«Оникс» - 8(85595) 6-37-07
«Арго» - 8 (85595) 5-25-31
«Техника» - 8 (85595) 2-17-00
«Домстрой» - 8 (85595) 5-22-59
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев