Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскилылар күл һәм чишмә яннарын чүп-чардан арындырды (+фотолар)

Лениногорскиның «Логос» балаларга һәм яшүсмерләргә педагогик — психологик ярдәм күрсәтү үзәге волонтерлары һәм мәктәп укучылары «Россия чишмәләре» акциясенә катнашты.

Акция барышында лениногорскилылар башта шәһәребез территориясендә урнашкан сулыкларны чистартып чыкты.  Шактый гына күләмдә бутылка-шешәләр җыеп алынды.

Күл янында эш тәмамлангач, барысы да «Пушка» дип йөрткән чишмәгә юл тотты. Аны да чүп-чардан арындырды. 

10 нчы мәктәпнең 9 «Б» сыйныфы укучысы Дмитрий Усамов акциядә катнашуы турында үзенең хис-кичерешләре белән уртаклашты.

«Без „Россия чишмәләре“ акциясендә катнаштык. Сулыкларны һәм чишмә яннарын чүп-чардан арындырдык. Мин бу акциядә катнашуыма бик шатмын. Шәһәребездә үткәрелгән башка акцияләрдә дә бик актив катнашып киләм. Шәһәребезне бик яратам. Аның яшеллеге үзенә җәлеп итеп тора», диде ул. 

Яшьләргә дә, олыларга да киңәш итеп, «Шәһәребезне чиста һәм ямьле тотып, чүп-чарны теләсә кая ташламыйча, билгеләнгән урыннарга гына салсак иде», дигән теләкләрен җиткерде. 

"Логос" җитәкчесе Ольга Викторовна Ященко әйтүенчә, бу акциядә волонтерлар да, укучылар да бик теләп катнашты. Башка акцияләрдә дә бик актив катнашып киләләр. "Россия чишмәләре" акциясендә барлыгы йөзгә якын кеше катнашты. Киләсе атнада да мондый төр акцияне үткәрергә торабыз. Ул скейт-парк территориясе янында узачак. 

Рамия Гарифуллина фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев