Лениногорскилылар Кузбасста узган Бөтендөнья шахтерлар Сабантуенда катнашты (+фотолар)
Бәйрәмне оештыруда Кузбассның һәм Татарстанның, бөтен Себернең иң яхшылардан саналган иҗат төркемнәре катнашты.
Шахтерлар Сабантуена Россиянең барлык төбәкләреннән дә делегацияләр килгән иде. Әлбәттә, бәйрәмнең иң хөрмәтле кунаклары - гомерләрен ташкүмер чыгару эше белән бәйләгән ветеранн һәм бүгенге көндә күмер сәнәгатендә эшләүче алдынгылар. Кемерово шәһәренең Мәскәү мәйданында булган сабантуйда 10 меңнән дә артык тамашачы бар иде.
Бәйрәмдә муниципаль районы башлыгы Рәгать Хөсәенов җитәкләгән Лениногорск районы делегациясе дә катнашты. Алар әзерләп килгән «Лениногорское подворье» аланы, Сабантуйның иң үзенә дәшеп торган иң ачык бизәкле, нокталарының берсе булды. Ул татар халкының көнкүрешен, милли гореф-гадәтләрен ачык чагылдыручы, җырлы-биюле, милли ризыклар, кул эшләре куелган бик күңелле, үзенә әллә кайдан тартып торучы почмак иде. Өстәвенә, шәһәребезнең туган якны өйрәнү музее вәкилләре, үзләре белән күчмә күргәзмә дә алып килгән. Сабантуй карарга килгән халык аның яныннан тукталмый гына узып китә алмады.
Татар халкының милли бәйрәме - Сабантуйга, республикабыздан читтә яшәп, үз телебездә аралашуга сусап, милли көй-моңнарны тыңларга зарыгып килгән кузбасслылар бик күп. Алар өчен концер программасын карау гына түгел, ерак араны якын итеп килгән татастанлылар белән аралашу да, шатлык өстенә шатлык булды. Лениногорскиның иҗат төркемнәре дә Сабантуйдагы чыгышлары белән бәйрәмне бик ямьләде.
Быелгы Сабантуйда, Россиядә әлегә кадәр булмаган ике рекорд та кулды. Аның беренчесе - 200 литр сыешлы казанда Себер якларында яшәүчеләрнең традицион ризыгы — шахтерлар кулешы пешерү. Кулешны ит шулпасында, ярма, кыздырылган ит, сызык, төрле яшелчәләр салып, учак өстендә әзерлиләр. Аны пешерүдә Татарстан республикасы Рәисе Рөстәм Миннеханов һәм Кемерово өлкәсе губернаторы Сергей Цивелёв та катнашты. Алар Сабантуйга почетлы кунаклар буларак чакырылган иде.
Икенче рекорд — берьюлы 100 кеше гер күтәрүдә ярышты. Ярты сәгать дәвам иткән ярыммарафон, мәйданга җыелган халыкның күз явын алды, билгеле. Финалга кадәр барлык катнашучылар да җитә алмаса да, гер күтәрү рекорды куелды.
Бөтендөнья Шахтерлар Сабантуе 1 июль көнне булды. Шул ук көнне, кич белән Кемерово өлкәсе филормониясендә Татарстан һәм Кузбассның 500 артисты берләшеп, зур концерт программасы белән чыгыш ясады.
Исламия Галимова
Фото: видеосюжетлардан скриншот
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев