Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскилылар «Уяв» Бөтенроссия чуаш мәдәнияте бәйрәмендә катнашып кайтты

Лениногорскиның «Шура хуран» чуаш ансамле «Уяв-2023» Бөтенроссия чуаш мәдәнияте бәйрәмендә катнашып кайтты.

Бәйрәм Татарстан Республикасы Әлки районы Сиктерме-Хузангай авылында, танылган чуаш шагыйре Петр Хузангайның туган җирендә узды.
Россиянең төрле почмакларыннан — Чувашия, Ульяновск, Самара, Оренбург, Пенза, Саратов өлкәләреннән, Башкортостан һәм Татарстан районнарыннан коллективлар килгән иде.

Лениногорскиның «Шура хуран» халык фольклор чуаш ансамбле «Чуваш Уяв» җыры белән төп сәхнәдә чыгыш ясаган. Җырның сүзләрен Аксубай районы Меречен авылыннан Петр Гаврилов-Меречен язган.

«САЛАМ» чуваш балалар төркеме шулай ук сәхнәдә үзенең осталыгын күрсәткән. 

Лениногорскидан Үзәк китапханә хезмәткәре Ольга Таймухина чуаш телендә китап-журналлар һәм газетлар алып килеп, күргәзмә ясаган. 

«Уяв» — җырлар һәм хорводлар бәйрәме. Лениногорскилылар чуваш телендә җырлар җырлап кына калмаган, ә зур бәйрәм хороводында да әйләнде, дип сөйләде «Шура хуран» ансамбле җитәкчесе Геннадий Садовников.

Фото һәм мәгълүмат Лениногорск шәһәре Мәдәният сараеның ВКонтакте социаль челтәреннән алынды. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев