Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскилылардан МХО ихтыяҗлары өчен ау мылтыкларын тапшыруны сорыйлар

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетының Лениногорск бүлеге СВО ихтыяҗлары өчен ау коралын тапшырырга кирәк, дип лениногорскилыларга мөрәҗәгать итә.

Татарстанда август аеннан бирле “Хәрбиләргә мылтык һәм сугыш кирәк-яраклары тапшыр” акциясе кысаларында, махсус хәрби операциядәге солдатлар өчен утлы корал җыю бара.

Дроннарга каршы көрәштә куллану өчен, шома көпшәле ау мылтыклары кабул ителә. Ау мылтыклары дроннар белән көрәштә иң нәтиҗәле чара, дип аңлата Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәре. 

«Чөнки ау мылтыкларының атканда зарарлау мәйданы зуррак. Аларның радиусы дошманга мөмкинлекләр калдырмый. Моннан тыш, алар эңгер-меңгердә бик нык ярдәм итәләр. Атканда дрон ягына оча торган ядрә болыты барлыкка килә. Бер ядрә аны очып барганда бәреп төшерә. Шуңа күрә «шома көпшәләр» фронтта алыштыргысыз», - ди ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетының Лениногорск районы буенча бүлек начальнигы Игорь Демин.

Корал хәрби частьләргә тапшырыла һәм  баланска куела.

СВО ихтыяҗлары өчен корал тапшыруда лениногорскилыларга безнең күрше районнар – Бөгелмә, Ютазы аучылары үрнәк булып тора.

Коралны тапшыру процедурасы өчен Росгвардиянең Лениногорск бүлегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Шулай ук тапшыру тәртибе турында мәгълүмат алу өчен ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләренә дә мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев