Лениногорскилыларны домофон алыштыру белән бәйле яңа алдау ятьмәсенә эләктерә башлаганннар
Телефон мошенниклары домофонны алыштыру белән бәйле алдау ысулын еш куллана башлаган.
Соңгы араларда гына шәһәрдә яшәүче берничә кеше шул турыда эчке эшләр бүлегенә хәбәр иткән.
Лениногорскида яшәүче 64 яшьлек хатын-кызга таныш булмаган номердан шалтыратканнар. Телефон трубкасындагы тавыш подъездга керү ишекләрен һәм домофон өчен код йозакларын бушлай алыштыру турында хәбәр иткән. Шалтыратучы үзен идарәче компаниядән дип таныштырган, ул иртәгә подъезддагы ишекләрне алыштырачаклар, дигән.
Хатын-кызга ничә магнит ачкыч кирәк булачак, шуңа заказ бирергә кирәген әйткән. Шалтыратучы шулай ук, ачкычларны запас белән дә бирергә мөмкинлеге турында, мондый бушлай тәкъдимнәр бары тик яңа ишек яки домофон куйганда гына була дип тә сөйләгән.
Өстәвенә һәр фатирның үз коды булачак, аның башка кодлар белән бернинди дә уртаклыгы булмаячак дигән.
Эшнең калган ягы инде һәрбер угрылык схемасындагы кебек, мошенник ханымның телефонына код саннары киләчәген, шул саннарны аңа әйтергә кирәген аңлаткан. Янәсе, шул саннар нигезендә аңа шәхси коды булган магнит ачкыч ясаячаклар. Пенсионер ханым кодны әйтеп бирүгә үк, мошенниклар телефоннарын да куярга онытып, үзара аның дәүләт хезмәтләре порталындагы битен блокировкалау турында, ханымның күчемсез милке һәм шәхси мәгълүматлары турында фикер алыша башлаганнар. Олы яшьтәге хатын-кыз куркуыннан ашыгыч рәвештә кызына шалтыраткан.
Җинаятьчеләр код саннарын ишетүгә, үз корбаннарының дәүләт хезмәтләре порталында шәхси битенә кергәннәр һәм парольне үзгәрткәннәр. Пенсионер ханымның кызы тиз арада килеп, әнисенең барлык банкларда булган шәхси исәбен блокировка куйдырган.
Аннары алар бергәләшеп күпфункцияле үзәккә юл тотканнар, анда барып, дәүләт хезмәтләре порталындагы парольне алыштырганнар. Соңыннан эчке эшләр бүлегенә мошенниклардан алдану турында гариза биргәннәр.
Лениногорск эчке эшләр бүлеге гражданнарны уяу булырга өнди: таныш булмаган номерларга җавап бирергә ашыкмагыз. Телефоныгызга килгән код саннарын беркемгә дә әйтмәгез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев