Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскилыларны мошенникларның бәйрәм алды угрылык ысуллары турында кисәтәләр

Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан мошенникларның яңа угрылык ысуллары чәчәк ата башлый.

Алар якын кешеләрен сөендереп, бәйрәм бүләге ясарга теләгән ир-атларның ыгы-зыгылы хәләтен үз файдаларына кулланып калырга ашыга. Мессенджерларда һәм социаль челтәрләрдә массакүләм рәвештә " Матур музыкаль открыткалар" яки интерактив котлауларга сылтамалар таратыла. Сылтама буенча күчү мәгълүмат җыю сайтына алып бара яки автомат рәвештә сезнең смартфонга вирус йөкләүне башлап җибәрә. 

Лениногорск эчке эшләр бүлеге шулай ук  мошенниклардан  үзләрен курьерлар яки «Россия Почтасы " хезмәткәрләре дип таныштырган шалтыратулар турында да кисәтә. Шалтыратулар күпчелек ир-атларга килә, аларга  «эксклюзив чәчәк бәйләме» тәкъдим итәләр, аның өчен алдан түләп кую сорала, билгеле. 

Ә хатын-кызларга яшерен генә ошатып йөрүчедән бүкет китерәчәкбез дип хәбәр итәләр һәм букетны кабул итүне раслау өчен җибәрелгән кодны әйтүләрен сорыйлар. Ә чынбарлыкта бу код мошенникларга, үз кармакларына эләктерергә маташучы кешенең банк кушымтасына яки дәүләт хезмәтләре порталына керү мөмкинлеген ача. 

Чынбарлыкта бер генә китерү хезмәте яки банк та посылка алу өчен мондый кодлар һәм физик затның шәхси картасына түләүне сорамый. Уяу булыгыз, бәйрәм көннәрендә мошенниклар аеруча активлаша.

 

Фото ясалма интеллект ярдәмендә эшләнде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев