Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскилыларны Социаль фондның Татарстан бүлеге алдакчылардан сак булыгыз дип кисәтә

Социаль фондның Татарстан бүлеге клиентлар хезмәтенә һәм контакт-үзәгенә гражданнардан мошенниклар шалтыратулары турында мөрәҗәгатьләр еш керә, дип хәбәр итә Лениногорск Клиентлар хезмәте.

Мошенниклар  кәрәзле телефоннарга шалтырата, үзләрен фонд хезмәткәрләре дип таныштырып,  "яңа кагыйдәләр"  буенча кешегә пенсия өчен стаж җитми, дип әйтәләр, шуннан соң, әгәр аны расламасаң, түләүләрне туктатып тору белән куркыталар.

Мошенниклар пенсионерны Татарстан  буенча Социаль фонд бүлегенә яки күпфункцияле үзәккә кабул итүгә язып куярга тәкъдим итәләр, ә аннары язманы СМС коды буенча раслауны сорыйлар.

Әгәр сезгә шундый эчтәлектәге шалтырату була икән, белеп торыгыз - сез мошенниклар белән сөйләшәсез. Россия Социаль фондының Татарстан бүлеге мондый очракларда аралашуны мөмкин кадәр тизрәк туктатырга киңәш итә.

Беркайчан да телефон аша паспорт мәгълүматларыгызны, банк картасы номерын, ПИН-, СМС-код яки шәхси кабинет паролен әйтмәгез.

"Безнең бүлек хезмәткәрләре үз хезмәтләрен йорттан йортка тәкъдим итеп йөрмиләр. Барлык хезмәтләр дә фонд бүлекләренең клиентлар хезмәтендә һәм дәүләт хезмәтләре порталында бушлай күрсәтелә», - дип искәртте Татарстан Социаль фонды бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев