Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскилыны ялган машина йөртү таныклыгы өчен хөкем иттеләр

65 яшьлек лениногорскилы Интернеттан машина йөртү таныклыгы сатып алган.

Таныклыкның ялган булуын да исеннән чыгарып машинада җилдергәндә, ЮХИДИ инспекторлары аның юлына аркылы төшкән.

Юл иминлеге инспекторлары бары тик документларын карап, руль артына нинди хәләттә утыруын тикшерү өчен генә туктаткан булган. Әмма инспектор шоферның йөртү таныклыгы ничектер шикле булуына игътибар иткән. 

Экспертиза документның ялган булуын күрсәткәч, ир-атка чын дөресен сөйләп бирүдән башка чара калмаган. Ул интернетта машина йөртү таныклыгы тәгъдим итүче сайт тапкан. Алар белән элемтәгә кереп, үзе турында мәгълүмат җибәргән. Тиешле бәяне дә түләгәч, бик озак көтми генә правалы булган.

Суд каршына баскач ялган таныклык иясе гаебен тулысы белән танып, кылган эшенә үкенечен белдергән. Лениногорск суды ир кешене 5 айга иреген чикләүгә хөкем итте.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев