Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскиның 12 нче балалар бакчасында юл иминлегенә багышланган чарада әниләр театральләштерелгән тамаша күрсәтте

Лениногорскиның 12 нче балалар бакчасында “Игътибар – балалар!” оператив-профилактик чара кысаларында “Балачакның игелекле юлы” (“Добрая Дорога Детства”) чарасы үтте.

 Чарада урта, өлкән һәм әзерлек төркемнәре балалары катнашты. 

Килгән ата-аналар да балаларга бүләк ясап «Принцесса һәм юл кагыйдәләре» дигән театральләштерелгән тамаша күрсәтте.

Лениногорск районы "Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы" учреждениесе профилактика бүлеге начальнигы Зөлфия Рахманова балалар белән профилактик әңгәмә үткәрде.

Ата-аналарга юлларда балаларның иминлеген тәэмин итү буенча киңәшләр бирде, балаларны автомобильдә йөрткәндә балаларны утыртып йөрү җайланмасын куллану кирәклеген искәртте. 

Шулай ук электр самокатларын файдалану һәм велосипедта йөрү кагыйдәләрен дә искә төшерде.   

Фото һәм мәгълүмат Зөлфия Рахманова


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев