Лениногорскиның 7нче мәктәбендә телләр проблемасы хакында фикер алыштылар, укучылар фәнни эш яклады
Телләрне өйрәнү - традицияләрне онытмау
“Тел һәм мәдәният. Заманча коммуникация проблемалары” зональ фәнни-практик конференция шәһәребезнең 7нче мәктәбендә узды. Өченче тапкыр үткәрелүче конференция 80нән артык катнашучылар: укучыларны һәм педагогларны җыйды. Әлмәт, Бөгелмә, Нурлат, Мөслим һәм Лениногорск мәктәпләре катнашты.
7нче мәктәп кунакларны үзенчәлекле, искиткеч осталык белән башкарылган күргәзмә белән каршы алды. Быел булачак юбилейларны күздә тотып, башлангыч сыйныф укучылары һәм аларның әти-әниләре ярдәмендә шәһәрнең күренекле урыннары макетлары ясалган. Эшләр арасында “Мәңгелек ут” һәйкәлен, Нефть монументын, В.Шашин һәйкәле, “Ихлас” мәчетен, “Балерина” фонтанын, Кара ротонда һәм башка истәлекле урыннар ясалган экспонатларны күрергә була иде. Күргәзмәгә карап, барысы да соклану белдерде.
“Без хәзер күбрәк интернет аша аралашсак та, тел һәм традицияләр балаларга аралашу, әңгәмә алып бару аша үтемлерәк бирелә. Мәгариф учреждениеләрендә укытучылар, педагоглар да бала үз телен онытмасын өчен көч куя. Мондый конференцияләр тел өйрәнүдәге проблемаларны ачыкларга ярдәм итә һәм телебезне киләчәк буын өчен саклау юлларын табарга булыша”, - диде Мәгариф идарәсе начальнигы Вагиз Санатуллин, конференциядә чыгыш ясап.
7нче мәктәп укучылары инглиз телен, рус телен һәм татар телен белүләрен күрсәттеләр. Конференциядә укучылар өчен 5 секция эшләде, тагын берсе – укытучылар өчен иде. Ул көнне барлыгы 70тән артык фәнни-эзләнү эшләре буенча докладлар тыңланды.
7нче мәктәпнең татар теле укытучысы Альбина Хәсәншина “Хәзерге җәмгыятьтә татар теле роле” секциясе өчен җаваплы иде. Аның әйтүенчә, фәнни-гамәли эшләр үзләренең актуальлеге белән аерылып торалар. “Укучылар эшләре буенча ныклап әзерләнгән. Кайберләре әле киләчәктә дә эшләрен үстерәчәкләр. Хәзерге вакытта балалар рус мохитендә яшәп, үз телен онытып та җибәрә. Мәктәптә якташ язучыларыбызның иҗатларын өйрәнеп, милли ризыклар, фольклор буенча йогынты ясап, аларда телгә карата кызыксыну уятабыз. Мәктәбебездә театр түгәрәге эшләп килә. Түгәрәк эшчәнлеге белән чыгыш ясап, урыннар алалар һәм телгә йогынтысы бик зур дип саныйбыз”, - ди укытучы Альбина Хәсәншина.
Әлмәтнең 15нче мәктәбеннән килгән Екатерина Байрашева яшьләр арасындагы сленгларның мәктәптә һәм өйдә аралашуына ничек тәэсир итү темасына фәнни эш буенча чыгыш ясады. “Фәнни эш вакытында 100 укучыдан һәм әти-әниләрдән дә сораштыру уздырдым. Хәзерге вакытта яшьләр сленглар белән сөйләшә, кайбер чакта әти-әниләр дә аңламыйча кала. Сленглар да телебезне үстерүгә ярдәм итә дип уйлыйм, шуның өчен бу теманы сайладым”, - ди ул.
Конференция җиңүчеләренә һәм призлы урын алучыларга дипломнар тапшырылды. Лениногорскиның 17 укучысы призлы урыннарга лаек булды.
Розалия Мостафина
Язманың тулы вариантын «Заман сулышы» газетында 31 гыйнвар санында укый аласыз
фотолар: Лениногорск мэриясе матбугат хезмәте
фотолар Галереяга да куелды, түбәндәрәк карый аласыз
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев