Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскиның «Ак калфак» оешмасы Шөгер авылындагы музей комплексында мастер-класс уздырды

Шөгер авылында «Татнефть» компаниясенең ачык һавадагы музей комплексы «Музейлар төне» акциясенә кушылды.

Бу көнне музейга килүчеләр үткәннәргә сәяхәт итү һәм Татарстанда нефть промышленносте үсеше турында белү мөмкинлегенә ия булдылар.

Әлеге күңелле, эчтәлекле чарада Лениногорскиның “Ак калфак” оешмасы хатын-кызлары катнашты, алар музей җитәкчелеге тарафыннан осталык-өйрәтү дәресе уздыру өчен чакырылган иде. Алар музей территориясендә урнашкан татар өендә каз каурыеннан май канаты ясау буенча мастер-класс оештырдылар. Камыр ризыкларын майлый торган җайланма хәзер сатып та алырга мөмкин, ләкин каз каурыеннан ясалган май канатына җитми инде, ди Лениногорск “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Тәслимә Рафикова.

“Үзе йомшак, ризыкның ябыштырган, бөкләнгән урыннарына да керә ала торган уңайлы май канаты ул. Һәм, әлбәттә, экологик яктан чиста. Без – ак калфаклылар өч сәгатьтән артык музейга килүчеләргә май канатлары ясарга өйрәттек. Белсәгез, шаккаткыч булды. Шундый күп яшьләр, балалар, аларның әти-әниләре май канаты ясап, аны үзләре белән шатланып алып киттеләр. Кызыксынучылар, катнашучылар бихисап иде. Кызыклы мастер-класстан китәселәре дә килмәде”, - ди Тәслимә Рафикова.

“Ак калфак” оешмасыннан җитәкче үзе, Лилия Афандиева һәм аның апасы Халидә Вильданова май канатларын ничек ясарга икәнен өйрәтү белән бергә, алар каз өмәсе, казларны чишмәгә алып төшеп, суда юулары турында, казның каурыеннан ни өчен май канаты ясаулары хакында кызыклы мәгълүматлар да сөйләгәннәр. Әйтик, май канатының тота торган өлешендә аксыл җеп белән бәйләгәне – коймак майлар өчен, кара төстәге җеп белән бәйләгәне – таба майлау өчен кулланыла икән.

“Коймак пешереп, аны майлап та күрсәтсәк, мастер-классыбыз тагын да тулыланыр иде. Катнашучыларның күбесе без моны әбидә күргәнебез бар дип әйтте. Димәк, халкыбызда элеккеге традицияләр саклана икән әле. Элек бит каз өмәсеннән соң каурыйлардан май канатлары ясаганнар. Кичләрен җыелып аны сыдырганнар. Без дә шулай сыдырып күрсәттек”, - дип сөйли Тәслимә Рафикова.

“Без мастер-класста катнаша алуыбызга бик шат идек. Гореф-гадәтләребезне шулай онытмыйча, яшь буынга да күрсәтеп, өйрәтеп яшәсәк иде”, - ди Лилия Афандиева.

“Ачык һавадагы музей комплексында искитәрлек эшләр башкарылуын андагы матурлык, тәртип, чисталык үзе күрсәтеп тора.  Нефть тарихына кагылышлы күп урыннар 19нчы гасырдагы элеккеге хәлендә килеш халыкка тәкьдим ителеп, кунакларны хәйран калдыра. Нинди авырлыклар аша  табылган бит жиребезнең “алтын мае”, - дигән фикерен җиткерде Тәслимә Рафикова.

 

Язманы тулысынча «Заман сулышы» газетында 23 май санында укый аласыз.

фотолар: Ак калфак оешмасыннан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев