Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскиның Яшьләр үзәгендә ышаныч һәм стресска кагылышлы чара узды

Шәһәрнең “Высота” яшьләр үзәгенә 4 нче мәктәпнең 7 нче сыйныфларында укучы балалар, үсмерлек чорында аеруча мөһим булган темаларны күтәргән чарага җыелдылар.

Чара “Ничек текә булырга-йолдызлардан ышаныч турында 10 лайфхак” дип исемләнгән иде.

Ул интеллектуаль квиз-бәйге форматында барды.

Бу очрашуның махсаты –балаларны ышаныч телефоны белән танышу, нинди очракларда аңа шалтырату мөкинлеген аңлату булды. 

Балалар уен форматында җитди темалар турында фикер алышатылар, ышаныч һәм стресс белән ничек идарә итү турында сөйләштеләр. Квиздагы сораулар нәкъ менә шуларга кагылышлы иде.

Төрледән-төрле җаваплар ишеткәннән соң, барысы бергә уртак фикергә килделәр. Бу эштә аларга чарада катнашкан психологлар ярдәмгә итте.

 

Фото "Высота" яшьләр үзәгеннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев