Лениногорскиның ике табибы “Сәламәтлек саклау отличнигы” мактаулы исеме алды
Лениногорск Мәдәният йортында узган һөнәри бәйрәмгә багышланган тантанада 60тан артык иң яхшы медицина хезмәткәренә бүләкләр тапшырылды.
Лениногорск районының, Лениногорск үзәк хастаханәсенең, РФ һәм ТР сәламәтлек саклау министрлыкларының Мактау грамоталары белән табиблар, фельдшерлар, шәфкать туташлары һәм кече медицина персоналы бүләкләнде.
«Сәламәтлек саклау отличнигы» мактаулы исемен табиб-педиатр Равия Кәримова һәм гомум практика табиблары кабинеты мөдире Александр Циберкин алды.
Үз эшенең остасы булган Равия Кәримованы күп пациентлар белә һәм хөрмәт итә. Балаларга игътибарлы, сизгер һәм җаваплы — ул шәһәрнең педиатрия хезмәтенең чын символына әверелде.
Александр Циберкин Лениногорск сәламәтлек саклау тармагында 40 елдан артык хезмәт итә, беренчел медицина ярдәмен үстерүгә зур өлеш керткән. Аның җитәкчелегендә гомум практика табиблары кабинеты шәһәр һәм район халкына комплекслы медицина ярдәмен оештыруда үрнәк булып тора. Күп еллар дәвамында Александр Васильевич халыкны диспансерлаштыру һәм диспансер күзәтүе үткәрә.
"Мин медицина хезмәткәре көненә багышланган бәйрәмдә күп тапкырлар катнаштым, ләкин нәкъ менә бүгенгесе минем хәтердә калачак. “Сәламәтлек саклау отличнигы“ исемен алу – күңелле һәм дулкынландыргыч. Мин бу бүләкне бөтен командабызның хезмәтен тану дип кабул итәм. Җитәкчелеккә һәм хезмәттәшләргә ярдәмнәре , ышанычлары һәм уртак эшләре өчен рәхмәт", - дип уртаклашты Александр Васильевич.
- Белешмә.
Лениногорск үзәк район хастаханәсе 78 ел дәвамында эшен алып бара. Аның тарихы Иске Писмәндә 1946 елда 25 урынга исәпләнгән хастаханәдән башлана. Ул чакта бары 2 табиб кына эшләгән.
Лениногорск үзәк район хастаханәсе тугыз бүлекчәдән тора, шул исәптән ЦРБ поликлиникасы, Балалар хастаханәсе, медсанчасть, Бала тудыру йорты, стоматология, Ашыгыч ярдәм хезмәте, гериатрия үзәге, Шөгер участок хастаханәсе, Иске Куак табиблык амбулаториясе һәм 28 ФАП.
129 табиб, 591 медицина хезмәткәре эшли.
348 урын (койка) - тәүлек әйләнәсе , 116 ятак – көндезге стационарда.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев