Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскиның «Карлыгач» балалар бакчасында Жиңү көненә багышланган бәйрәм үтте

Лениногорскиның «Карлыгач» балалар бакчасында Бөек Җиңүнең 78 еллыга багышланган бәйрәм иртәсе үтте.

Быел Бөек Җиңүнең 78нче язын каршылыйбыз. Җиңү көне – халкыбызның күңелендә мәңге онытылмас көн.  Үсеп килүче буынга патриотик тәрбия бирү - безнең бурычыбыз. 

Бакчабызда Бөек Җиңүнең 78 еллыгына багышланган бәйрәм иртәләре үтте.

Балалар патриотик җырлар, шигырьләр башкардылар.

Бәйрәмебез кунаклары Лениногорск шәһәренең Г. Тукай исемендәге китапханәнең татар бүлеге кызлары балаларга Бөек Ватан сугышы, сугыш еллары җырлары, шагыйрьләре турында сөйләп киттеләр.

Бәйрәм иртәсе җыр-биюләр, уеннар белән үрелеп барды.

Фотолар һәм мәгълүмат "Карлыгач" балалар бакчасының ВКонтакте официаль төркеменнән алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев