Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскиның Картлар һәм инвалидлар интернат йортына Казан шәһәреннән кунаклар килде (+фотолар)

Лениногорскида Өлкәннәр көне уңаеннан, Картлар һәм инвалидлар интернат йортында яшәүчеләрне хөрмәтләделәр.

Лениногорск районы башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Марат Гирфанов интернат-йортта яшәүчеләргә җылы сүзләр әйтеп, татлы күчтәнәчләр бүләк итте. Шушындый ук  игелекле миссия белән картлар йортына Татарстан Республикасы ветераннарының (пенсионерларының) төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Хәбир Иштирәков һәм Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Адель Мөбарәкшин да килеп китте.

Лениногорск интернат-йортында 42 яшьтән алып 93 яшькә кадәрге 85 кеше яши. Аларның тугызы –  күптән түгел Курск өлкәсеннән эвакуацияләнеп килгән олы яшьтәге кешеләр. Биредә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен бөтен уңайлы шартлар тудырылган, билгеле. Курск кешеләре үзләрен кунак итеп түгел,  үз йортларында, тату-бердәм гаиләдә итеп тойсыннар өчен алар белән ешрак булырга, әңгәмәләр корып, хәлләрен белешергә тырышалар.

Өлкәннәр көне уңаеннан котларга килүчеләрне интернат-йортның беренче катында урнашкан кул эшләре күргәзмәсе каршы алды. Бу йортта яшәүчеләрнең иҗат эшләре, картиналар белән янәшә Луганск госпитале өчен мендәрләр дә куелган. Лениногорск картлар һәм инвалидлар йортында яшәүчеләр һәм эшләүчеләр махсус хәрби операция сугышчылары, госпитальдә дәваланучыларга булдыра алганча ярдәм итәләр. 

“Без госпиталь өчен мендәр сүрүләре (наперниклар) тегәбез, аларны эчлек белән тутырып мендәрләр ясыйбыз, хәзер аларның саны 1200гә җитте инде. Пенсионерлар маскировка челтәрләрен үрү осталыгын да үзләштердек, фронт өчен шушындый 6 челтәр үрдек”,- ди Лениногорск картлар һәм инвалидлар интернат-йорты директоры Рәмис Галиев.

Республика ветераннарының (пенсионерларының) төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Хәбир Иштирәков махсус операция башланганнан бирле Татарстан пенсионерларының сугышчыларга ярдәм итүләре турында сөйләде:

“Украина хәрбиләре Курск өлкәсенә бәреп кергәч, без ветераннар-пенсионерлар белән киңәшләшеп, хәйрия исәп-хисап счеты ачтык. Хәзер ул сумма 4 миллионга якынлашып килә. Авырлыклар, бәла-казалар килеп туганда, өлкән буын кешеләре ил белән бергә,  моңарда минем шигем дә юк”,- диде ул.

Республика ветераннар һәм пенсионерлар оешмасы җыйган акчага курскилылар өчен киемнәр сатып алганнар. Очрашуда  Кукмара киез итекләре, кукмаралыларның кулы белән тегелгән башмаклар, кышкы курткалар, бүрекләрне аларга бүләк иттеләр. Интернат-йортта яшәүчеләрнең һәрберсенә кышкы аяк киеме һәм  өйдә кию өчен матур итеп чигеп эшләнгән йомшак  башмаклар тапшырдылар. Лениногорск мәдәният йортының үзешчән артистлары концерт тәкъдим итте. 

“Лениногорск интернат-йорты безне туган йортыбыз кебек җылы кабул итте. Бу концертта төрле милләт кешеләренең дус-туган булып яшәвенә сокландым. Без туганнарыбыз белән шалтыратышабыз , аларны сагынабыз, билгеле. Бу йортта безнең өчен бөтен шартлар да бар, алар бик яхшы, биредә эшләүчеләр ярдәмчел-тәртипле кешеләр, күршеләребез белән дә дуслашып өлгердек”,- ди Курскидан килгән 73 яшьлек Сергей Филатов. 

Исламия Галимова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев